Иннополис

Иннополис – Россиянең иң яшь шәһәре. 

Иннополис Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан.  Яңа төрле шәһәр төзү идеясе 2010 елда туа. Башта мәгълүмати технологияләр өлкәсе белгечләре һәм аларның гаиләләре өчен зур булмаган торак пункт төзергә дип карар кылына. Аннан соң «IT-авыл» исемле проектны үзгәртәләр һәм 150 меңләп кеше яши алырлык шәһәр төзергә булалар. Бүген Әлмәт шәһәрендә якынча шулкадәр кеше яши.

Хэштег Иннополис перед Технопарком.jpg

 

2012елның 9 июнендә төзелеш мәйданчыгында, шәһәрнең нигезенә, киләчәктә яшәячәк кешеләргә аталган язулы капсула күмелә. Беренче булып Иннополис университетын, студентлар өчен тулай торак һәм спорт комплексын  төзи башлыйлар.  Аннан соң технопарк һәм торак йортлар салуга керешәләр.  2015 елның 1 гыйнварында «Иннополис» бистәсенә шәһәр статусы бирелә. 2015 елның 9 июнендә  узган ачылыш тантанасында символик «төймәгә» басалар. Бу шул мизгелдән Иннополис рәсми төстә ачылды дигәнне аңлата. 

_51A5943_1.jpg

 

Иннополис университеты 2013 елда ачыла. Хәзерге вакытта анда төрле илләрдән килгән 800 гә якын студент белем ала. Университетта 15 фәнни-тикшеренү лабораториясе эшли. Белем нигездә инглиз телендә бирелә. Университетның үзенең кызыклы китапханәсе бар. Анда, зур язу өстәлләре, диваннар һәм кәнәфиләрдән тыш, тавыш ишетелми торган махсус капсулалар да урнаштырылган. 

Выпускной в Университете Иннополис.jpg

 

2020 елның гыйнвары мәгълүматларына караганда, Иннополиста даими рәвештә 405 кеше яши. Шәһәрдә ике урам бар – Университет һәм Спорт урамнары. Балалар бакчасы, мәктәп, университет, спорт комплексы һәм берничә кафе эшли.  Иннополис буйлап пилотсыз таксида йөрергә мөмкин. Шәһәрдәге һәр бина диярлек үзенчәлекле итеп төзелгән. Ә җир асты кичүе аэропортка охшаган. 

2.08.19-211.jpg